Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәдинә Баһаветдин кызы Вәлиева һәм Анастасия Ильинична Кадыкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров һәм Марсель Мингалимов котлады.

Мәдинә Баһаветдин кызы Сарман районының Салих-Тукай авылында туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшли. 1949 елда Александр Вәлиевич Вәлиевкә кияүгә чыга һәм гаиләсе белән бергә Казахстан Республикасының Чимкент шәһәренә күчеп китә. Мәдинә Баһаветдин кызы Чимкент шәһәре ашханәсендә озак вакытлар буфетчы булып эшли. 1975 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Биредә лаеклы ялга чыкканчы Райпищеторгынта кассир була. Ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр, 16 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар. Мәдинә Баһаветдин кызы «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләренә ия.

Анастасия Ильинична Кадыкова Чүпрәле районының Иске Чәке авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда сыер савучы булып эшли. 1953 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Фрунзе исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли. 2009 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Тормыш иптәше белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар. Анастасия Ильинична «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 21 май 2019, 15:01