Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Haier Кытай компаниясе җитәкчелеге кер юу машиналарын июль аенда ук сынау производствосын башлап җибәрергә планлаштыра. Бүген заводта җиһазларны монтажлау бара. Бу хакта «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа сөйләде. 

"Суыткычлар җитештерү заводында 800дән артык эш урыны булдырылган. Әлбәттә, быел бездә ике төп проект бар. Беренчесе – кер юу машиналарын җитештерү күпкә масштаблырак. Без төзелешне тәмамладык инде. Хәзер җиһазларны монтажлау процессы бара. Июль аенда тест производствосы эшләтеп җибәрербез дип өметләнәбез. Бу заводның рәсми ачылышы көз көне булачак. Анда 300дән артык хезмәткәр эшләячәк. Икенче проект – телевизорлар җитештерү буенча, анда шулай ук 500 эш урыны булдырылачак", - дип өстәде ул.

Сунь Чжэньхуа сүзләренә караганда, җитештерүне тиз темплар белән үстерергә суыткыч җитештерү буенча завод эшенең уңай үрнәге ярдәм иткән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел предприятиедә яңа буын 500 000 суыткыч чыгарылган. 

«Без шәһәр хакимиятеннән һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән бик күп ярдәм алдык. Шуңа күрә  сәнәгать паркын булдыру проектын тизләттек. Без сәнәгать паркын төзергә омтылабыз, ул традиционнәрдән аерылып торачак. Биредә акыллы, автоном завод булачак. Әлбәттә, монда ИТ-технологияләр һәм заманча программалар белән таныш квалификацияле белгечләр кирәк булачак», - дип сөйләде генераль директор.

Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымының регионнары губернаторлары, шулай ук Кытайның чит ил эшләре һәм коммерция министрлыгы җитәкчеләре белән бергә Яр Чаллыда суыткычлар җитештерү заводында булдылар. Рәсми делегацияне Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Сишәмбе, 21 май 2019, 18:24