Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рус география җәмгыяте, «Минем Планета» телеканалы һәм «Маяк» радиостанциясе «Россиянең иң яхшы гид» өченче Бөтенроссия конкурсы башлану турында игълан итә. Эшләрне кабул итү 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашу өчен шәһәр, музей, табигать маршруты буенча ике минутлык видеоролик төшерергә һәм аны лучшийгид.рф сайтына урнаштырырга кирәк.

2019 елда "Россиянең иң яхшы гид" конкурсы номинацияләре:

"Иң яхшы гид. Музей". Музей коллекцияләре һәм аларны җыючыларың тарихы. Алар саклана торган экспонатлар һәм биналар турында уникаль мәгълүмат. Бөек меценатлар һәм Россия музейларын оештыручылар турында легендалар.

"Иң яхшы гид. Шәһәр". Бу номинация үткәндәге тавышлар һәм образлар белән сугарылган туган шәһәр, бистә яки авыл урамнарына өстенлек бирүчеләр өчен. Эшлэрнең бәян ителүенә урам, йорт яки һәйкәл турында мавыктыргыч итеп сөйли белү дә әһәмиятле.

"Иң яхшы гид. Озатып йөрүче". Әлеге номинация аеруча саклана торган табигый территорияләр, экстремаль, таулар һәм табигый маршрутлар буенча экскурсия үткәрә ала торган кешеләр өчен.

"Иң яхшы гид. 18 яшькә кадәр". 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр яраткан урыннары буенча кызыклы видеоэкскурсия уздырырга сәләтле, туган якны яратучы яшьләр өчен.

Пәнҗешәмбе, 30 май 2019, 08:19