Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

26 майда Яр Чаллы шәһәрендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар билгеләү буенча алдан тавыш бирү көне узачак. Бу көнне 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр республиканың барлык теләгән сайлаучылары үзләренең яшәү урыннары буенча  тавыш бирә алачак. Һәр сайлаучы 2 бюллетень алачак һәм ул «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар исемлегендә һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар арасында күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирәчәк. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2019 елгы сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак. Яр Чаллыда 29 хисап участогы ачылачак. Республика буенча барлыгы 460 участок эшләячәк.

Шимбә, 25 май 2019, 09:02