Җылылык челтәрләренең гидравлик сынауларының II этабы 10 июньнән 24 июньгә кадәр чорга күчерелә. Бу Тынычлык Проспектында капиталь ремонт башлану белән бәйле. Элегрәк опрессовка 13 июньнән 27 июньгә кадәр барачак дип планлаштырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, кайнар су белән тәэмин итү 7 комплекс объектларында (7/21, 7/23 торак йортларыннан кала); 9 һәм 58 комплекс - тулысынча, 56 комплекста (56/24а-2,
56/24б торак
йортлары, 56/07 интернаты, 56/01, 56/02, 56/04, 56/04а уку йортларыннан кала), 59/01 Ишетү сәләтен тернәкләндерү үзәгендэ туктатылып торачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 26 май 2019, 10:16