Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының XXXI утырышы узды. Депутатлар көн тәртибендәге 14 мәсьәләне карадылар. Исемлектә беренче булып 2018 елгы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше мәсьәләсе тора, ул элек даими комиссияләрнең уртак утырышында карала иде.

Бюджет үтәлешенә аңлатма биреп, Чаллы мэры Наил Мәһдиев бюджетны тулыландыруның төп чыганагы керемгә салым, дип билгеләп үтте. "Безнең бурыч - салым базасын арттыру", - дип ассызыклады ул һәм моңа хезмәт хакы үсеше һәм салым түләүчеләрнең, шул исәптән кече, урта һәм эре бизнес вәкилләренең дә артуы хисабына ирешергә кирәк, дип билгеләп үтте.

Шуңа мисал итеп ул алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларын китерде, узган ел алар тарафыннан республика бюджетына – 130 млн сум, шәһәр бюджетына 42 млн сум акча күчерелгән. "Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе - шәһәр өчен икенче сулыш. Бу -  шәһәр икътисады структурасын яхшы якка үзгәртү өчен тарихи мөмкинлек. "КАМАЗ" - ул язмыш, ул - мәңгегә. Әмма башка бизнесны да параллель рәвештә үстерергә кирәк. Чаллы көнкүреш техникасы җитештерү буенча Россиядә иң көчле кластер барлыкка килгән шәһәргә әверелә. Шуңа күрә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без бу эшне дәвам итәчәкбез", - диде шәһәр башлыгы.

Шулай ук депутатлар муниципаль берәмлек эшчәнлеген регламентлаучы норматив-хокукый актларга кайбер үзгәрешләр кертте.

Пәнҗешәмбе, 23 май 2019, 12:31