Яр Чаллы полиция хезмәткәрләре шәһәрнең уку йортларында күп санлы чаралар үткәрде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар муниципаль хезмәткәрләре, ФОРПОСТ хезмәткәрләре, яшьләр эшләре буенча органнар, җинаять-башкарма системасы учреждениеләре вәкилләре белән берлектә аңлату әңгәмәләре, лекцияләр, мәктәп профилактика советларының киңәйтелгән утырышлары, ата-аналар белән очрашулар үткәрделәр.
![](/upload/files/user/пп7.jpg)
Профилактик исәптә торучы яшүсмерләргә аерым игътибар бирелде. Балигъ булмаган тоткыннар яшәү урыны буенча тикшерелде, алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрелде .Шулай ук яшүсмерләрнең хокукка каршы үз-үзен тотышына тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан, алар белән эчке эшләр министрлыгы ветераннары катнашында чаралар оештырылды.
![](/upload/files/user/пп22.jpg)
Кайбер мәктәпләрдә психологлар белән берлектә «Сәламәт яшәү рәвеше»дигән темага тестлар, спорт уеннары үткәрелде. Муниципаль хезмәткәрләр һәм «Форпост» вәкилләре белән берлектә шәһәрнең җәмәгать урыннарында:сәүдә үзәкләрендә, кафе, рестораннарда
төнге рейдлар узды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.