Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

              Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! 

 Бүген күп кенә укучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бу көн сезнең хәтерегездә иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булып уелып калачак. Сез зур үзгәрешләр алдында торасыз: сезгә тиздән имтиханнар тапшырырга, көллият яки университетка укырга керергә һәм студентлар булырга туры киләчәк. Бу сынауларны уңышлы башкарып чыгу өчен сез тырышып укыдыгыз. Укытучыларыгыз мәктәп еллары дәвамында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, болар сезнең киләчәк үсеш өчен ныклы фундамент булды. Ата-аналар белән бергә алар сезгә яңа дөнья ачарга булыштылар, хезмәт сөючәнлеккә һәм авырлыкларга бирешмәскә өйрәттеләр. Алар сез акыллы, кыю, тәвәккәл, югары максатлар куя һәм аларга ирешә белсеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. 

 Кадерле дуслар! Сез - көчле һәм энергиягез ташып торучы яшьләр. Сезнең һәркайсыгыз киләчәктә шәһәребез, республикабыз һәм илебезне алга таба таныта алачак. Моның өчен сезгә барлык мөмкинлекләр дә бар. Үз мәктәбегезне һәм яраткан укытучыларыгызны онытмагыз. Алар һәрвакыт сезне шатланып каршы алачаклар һәм уңышларыгыз белән горурланачаклар.

 Хәерле юл сезгә! Сезнең барлык эшләрегез дә уңышлы булачак!

                                                                                                                 Иң изге теләкләр белән,

                                                                                                                 Н.Г. Мәһдиев 

                                                                                                                Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 25 май 2019, 09:37