Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Елена Григорьевна Мосолова һәм Замирә Ибраһим кызы Минапова - Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре үзләренең 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Елена Григорьевна 1924 елда Мамадыш районының Чупай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә эшли: басуларда, чәчүдә. Аннан соң өч ел дәвамында Казан дары заводында хезмәт куя. Казан янында окоп казырга да җәлеп иткәннәр. 1947 елда Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерәләр. 40 ел бергә гомер итәләр. Пенсиягә туган авыл колхозыннан чыга. Хәзер ветеранның биш оныгы, биш оныкчыгы бар.

Замирә Ибраһим кызы Минакова 1929 елда Иске Әлмәт авылында күп балалы гаиләдә туа. Дүрт сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли: басуларда, чәчү, урман кисүдә. 1953 елда Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәренә күченә, анда заводка йөк төяүче булып эшкә урнаша. 1956 елда кияүгә чыга. 1981 елда заводтан лаеклы ялга китә. Юбилярлар "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйрә Сәлах кызы Борһанова юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Чирмешән районы Түбән Чогодай авылында туып-үскән Сәгыйрә Сәлах кызы Борһановага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Сәгыйрә Сәлах кызы туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга, читтән торып Бөгелмә шәһәренең педагогия училищесында укый һәм пенсиягә чыкканчы туган авылы мәктәбендә укыта. 2017 елдан бирле Сәгыйрә Сәлах кызы Яр Чаллыда яши. Юбиляр биш бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Җомга, 24 май 2019, 09:30