Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Яр Чаллыда узган җәмәгать тыңлауларында шәһәрне җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев алып барды. Тыңлауларда доклад белән Энерготехаудит инженерлык үзәге генераль директоры Алексей Поленов чыгыш ясады. Оешма тарафыннан Яр Чаллының җылылык белән тәэмин итү схемасын 2034 елга кадәр актуальләштерү эше үткәрелде.

Әйтик, 2019 елның 1 гыйнварына шәһәрдә җылылык энергиясен кулланучыларның 87%ы ябык схемага күчерелде, кайнар су белән тәэмин ителеш системасының ачык схемасы буенча 177 торак йорт тоташтырылды.

Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча беркетмә рәсмиләштереләчәк һәм ул Башкарма комитет җитәкчесенә раслауга җибәреләчәк.

Җомга, 24 май 2019, 16:00