Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы шәһәренең 68 мәктәбендә һәм лицейларында соңгы кыңгырау яңгырады. 40нчы мәктәпне тәмамлаучыларны тантаналы вакыйга белән котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул укытучыларны, балаларны һәм аларның ата-аналарын бәйрәм чараларына җыелган кунакларны җылы сәламләде.

"Бүген 9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаган җиде меңнән артык укучы олы тормышка аяк баса. Бу көн аларның хәтерендә иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе булып калачак. Ул бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да. Өлкәнрәк булу һәм мөстәкыйль тормышка аяк басу шатландырса, инде беркайчан да әйләнеп кайтмаган мәшәкатьсез балачак һәм искиткеч мәктәп елларының артта калуы моңсуландыра. Без укытучыга зур рәхмәт әйтергә тиеш. Педагоглар ата-аналар белән бергә балаларны игелекле, дөрес һәм гадел булырга өйрәттеләр. Алар алдында олы белем дөньясы ачтылар һәм балалар илнең лаеклы гражданнары булып үссен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең бөтен талантларын һәм сәләтләрен туган шәһәрендә гамәлгә ашырырлар дип өметләнәбез. Моның өчен монда мөмкинлекләр күп", - диде ул.

Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне " КАМАЗ" ГАҖда кабина каркасларының яңа заводы ачыла. "Завод тулысынча роботлаштырылган. Анда акыллы техника белән аралаша белүче югары класслы белгечләр кирәк. Шәһәрдә заманча производстволар арта бара. Соңгы 3 елда бездә 45 завод ачылды, ул суыткычлар җитештерү предприятиесеннән башлап агымдагы елның сентябрендә ачылачак кер юу машиналары заводы белән тәмамлана. Акыллы егетләр һәм кызлар безгә бик кирәк, - дип ассызыклады автокала башлыгы. - Без балаларыбызның шәһәрнең беренче төзүчеләре булган ата – бабаларыбызның эшен дәвам иттерүләрен теләр идек, алар кыска вакыт эчендә дөньяда иң эре автомобиль заводы һәм искиткеч заманча шәһәр төзеп куйдылар. Һәрберегезнең язмышы, кадерле балалар, сезнең кулда. Тырыш, креатив, кыю булыгыз һәм сезнең  барысы да барып чыгачак. Чаллы уңышларыгыз белән горурланачак, сезнең өчен шатланачак, һәрчак борчылып, ярдәм итәргә әзер торачак. Без сезне яратабыз, сезгә ышанабыз һәм олы тормыш юлына озатабыз!",- диде Наил Мәһдиев чыгарылыш сыйныф укучыларына.

40 мәктәп шәһәрнең әйдәп баручы белем бирү учреждениеләренең берсе булып тора. 2017/2018 уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәп Яр Чаллы мәгариф учреждениеләре рейтингында 13 нче урынны алды. Аның укучылары бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 35 призлы урынга ия. "Көмеш дәрәҗәдәге сәламәтлеккә ярдәм итүче мәктәп" статусын алды. Биредә укучыларның сәламәтлеге торышын диагностикалау буенча эш оешкан төстә алып барыла, һәр укучының физик үсеше буенча шәхси программалар эшләнә. 2013 елдан башлап мәктәп мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «уңайлы мохит» программасын тормышка ашыра.

Быел 40 нчы мәктәптә 23 укучы 11 нче сыйныфны,  9 нчы сыйныфны 98 укучы тәмамлый. Яр Чаллы буенча быел 11 нче сыйныфны 1910 кеше, 9 нчы сыйныфны 5236 кеше тәмамлады.

Шимбә, 25 май 2019, 12:55