Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Мөнәзҗә Зәки кызы Хәбибуллина, Елена Макаровна Новикова һәм Фоат Әхтәм улы Гыйниатуллинны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Ленар Зарипов, ТИҮ рәисләре Анна Уракова һәм Людмила Маликова, шулай ук «КАМАЗ» ААҖ тимерчелек заводының ветераннар советы да кушылды.

Мөнәзҗә Зәки кызы Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Сугыш елларында туган авылында эшли. 1952 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Душанбе шәһәренә күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы аяк киемнәре фабрикасында эшли. 1993 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ике бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Елена Макаровна Пермь краеның Гамово авылында туа. Сугыш елларында Кунгур шәһәре почтасында эшли. Сугыштан соң пенсиягә чыкканчы Кунгур автобус паркында диспетчер була. 2016 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 3 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Фоат Әхтәм улы Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туган. Сугыш елларында туган авылында эшли. 1951дән 1955 елдага кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1935 елда Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәренә күчеп китә, анда металлургия заводында эшли.1972 елда Чаллыга күченә, анда пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ» ААҖ Кою заводында бригадир булып хезмәт куя. Кыз тәрбияләп үстергән, 6 оныгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталары медальләренә ия.

Дүшәмбе, 27 май 2019, 15:11