Яр Чаллыда К5 төренең "КАМАЗ" кабиналары каркаслары заводын ачу тантанасы узды. Проект «КАМАЗ»ның стратегик партнеры – DAIMLER фирмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм штампланган детальләр каркасларын җитештерүнең тулы циклы булдыруны, аларны эретеп ябыштыру һәм буяуны күздә тота. Чараның тантаналы өлеше алдыннан кунакларга яңа завод цехлары буйлап экскурсия оештырдылар.
«Бүген КАМАЗ тарихында истәлекле вакыйга. Заводның 50 еллыгын менә шундый зур инвестицион проектлар белән каршы алабыз. Әлбәттә, уртак предприятие булмаса, бу проект тормышка ашырылмас иде. Сергей Анатольевич, сез күрсәткән үҗәтлек өчен рәхмәт. Бу мәйданчыкта мин берничә тапкыр булдым, һәрберсендә фикер алыштык, уңышларга шатландык. Зур проект президентыбыз Владимир Владимирович Путин, Россия Федерациясе Хөкүмәте, «Ростех» корпорациясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Шәһәр һәм республика һәрвакыт КАМАЗ белән бергә. Шатлыкта да, авыр заманнарда да», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Алман ягыннан тантанада Daimler AG директорлар советы әгъзасы, Daimler AG йөк автомобильләре һәм автобуслары бүлекчәсе башлыгы Мартин Даум, «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» генераль директоры Андреас Дойшле катнашты.
Завод төзелешенә һәм производствога әзерләнүгә КАМАЗ инвестицияләре якынча 12 млрд сум тәшкил итте, «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» 15 млрд сум акча керткән. Заводның куәте елына 55 мең кабина тәшкил итәр дип көтелә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда яңа буын автомобильләрен серияләп җитештерүне башлап җибәрү-2019 елда Татарстанның төп проектларының берсе.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 май 2019, 16:34