Мы в социальных сетях

6 июньдә 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә предприятие җитәкчеләре, баш бухгалтерлар, финансистлар һәм икътисадчылар өчен семинар узачак. Чара программасында - нәтиҗәле бюджет планлаштыруын оештыруның төп принциплары турында фикер алышу, акча чаралары белән идарә итүне автоматлаштыру системасын сайлау буенча гамәли тәкъдимнәр, бизнесны һәм тормышны иминиятләштерү программаларын күзәтү. Семинар «Менеджмент академиясе» конференц-залында узачак (Ш. Усманов ур., 122) алдан теркәлү өчен телефон: (8552) 53-46-80.

Чәршәмбе, 5 июнь 2019, 11:04