Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә төбәкләр башкалалары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрлары эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Әйтик, 2019 елның апрель-май торышына шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев Россиянең эре шәһәрләре мэрлары исемлегендә 12 нче урынны били. 

Тикшеренүләр объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары тора. Алар арасына РФнең барлык субъектлары башкалалары җитәкчеләре, биш эре финанс-икътисад үзәге – Чаллы, Магнитогорск, Новокузнецк, Сочи, Тольятти вәкилләре өстәлә.

Чәршәмбе, 29 май 2019, 10:39