Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Наше время – Безнең заман» VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале старт алды. Гадәттәгечә, фестивальнең сайлап алу этаплары октябрьдән ноябрьгә кадәр Яр Чаллыда да узачак. 25 сентябрьгә кадәр предприятиеләр һәм оешмаларның вәкилләре:  сәнәгать предприятиеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, хастаханәләр, муниципалитетлар, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашу өчен гаризаларны аерым да, команда белән дә бирә ала. Филиал челтәре булган предприятиеләр (холдинглар) конкурста һәр аерымланган бүлектән аерым командалар белән катнаша ала. 

Фестивальнең яңартылган нигезнамәсе һәм кирәкле барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm һәм Фестиваль сайтында - www.bzzm.ru урнаштырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс 2013 елдан башлап Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, проект авторы - Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы инициативасы белән үткәрелә.

Сишәмбе, 6 август 2019, 15:32