30 май көнне сәгать 10:00 "Орион" яшьләр үзәгендә батарейкаларны җыю буенча республика акциясенең муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Ике ай дәвамында укучылар файдаланылган батарейкаларны махсус боксларга- «Дюрасел Раша» компаниясе биргән контейнерларга җыйдылар. Алар барысы да «Мегаполисресурс»ка (Чиләбе шәһәре) эшкәртүгә җибәрелде. Нәтиҗәне тантаналы рәвештә ясауда җыелган батарейкаларның гомуми авырлыгы игълан ителәчәк. Батарейкаларны иң күп җыйган мәктәп «ГРИНТА» компаниясеннән бүләккә ноут букалачак. Шулай ук бүләкләрне 100 килограммнан артык батарейка җыйган, өч яшь категориясендә иң актив 1-4 сыйныф, 5-9 сыйныф, 10-11 сыйныф укучылары алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 май 2019, 13:23