Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Башкарма комитетында социаль иминият фонды, Дәүләт хезмәт инспекциясе, шәһәр прокуратурасы вәкилләре һәм хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары катнашында "Һөнәри авыруларны киметү практикасы" темасына хезмәтне саклау буенча семинар үткәрделәр. Семинарда хезмәтне саклауга кагылышлы бик күп мәсьәләләр каралды. Доклад белән Башкарма комитетның Халык иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев һәм "Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы" Берлеге генераль директоры Фәрит Бәшәров чыгыш ясады.

Семинар ахырында җитештерүдә һөнәри куркынычсызлык чараларын киметү тәҗрибәсе мәсьәләсе буенча белгечләр арасында сораштыру үткәрелде. Җиңүчеләр махсус саклану чаралары белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 29 май 2019, 13:44