Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 май көнне 10:30 сәгатьтә «Кояшкай» балалар тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» дип исемләнгән VIII республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү узачак. Үзләренең эшләрен шәһәрнең коррекция мәктәпләре, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге», «Кояшкай» (Яр Чаллы шәһәре), «Умырзая» (Минзәлә шәһәре), «Астра» (Алабуга шәһәре) тернәкләндерү үзәкләреннән 200дән артык укучы тәкъдим итте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйге 1 нче апрельдән 25 нче майга кадәр Яр Чаллыда РФ Пенсия фонды Идарәсе, социаль яклау идарәсе һәм «Кояшкай»  тернәкләндерү үзәге ярдәме белән оештырылды.

Чәршәмбе, 29 май 2019, 14:00