Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Зәкия Хатыйп кызы Галиуллова -  Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зәкия Хатыйп кызы Чистай районының Ислейкин авылында крестьян гаиләсендә туа. 4 сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында колхозда һәм урман әзерләүдә эшли.

1953 елда Пермь краена күчеп, шахтага эшкә урнаша. Хатын-кызларны җир асты эшләреннән чыгару турындагы карар чыкканнан соң, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе була. Шуннан ук лаеклы ялга китә. 1954 елда кияүгә чыга. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның тугыз оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Пәнҗешәмбе, 30 май 2019, 10:51