Халыкара балаларны яклау көне алдыннан "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» VIII Республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның оештыручысы һәм финанс партнеры-шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов җитәкчелегендәге Пенсия фонды идарәсе. Быел республика һәм шәһәр балалар коррекцион белем бирү учреждениеләрендә һәм тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче 200дән артык бала үз эшләрен тәкъдим итте. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнде: «Күңелле җәй», «Минем яраткан кешем», «Әкияттә кунакта».



При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 30 май 2019, 13:43



