Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районындагы ГЭС бистәсенең 7 комплексында "Безнең йорт" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Любовь Кутузова инициативасы белән оештырылган "Күршеләр көне" ишегалды бәйрәме узды. 

Микрорайон халкын бәйрәм белән шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Руслан Кәбиров котлады.

Микрорайонның зур ишегалдында кич буе дәртле музыка һәм балалар авазы яңгырап торды. Күршеләр яңалыклар турында фикер алыштылар, балалар һәм оныклар уңышларын уртаклаштылар. Олылар һәм кечкенәләр уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар, призлар һәм бүләкләр алдылар.

Пәнҗешәмбе, 30 май 2019, 14:52