Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 63 микрорайон планлаштыру проектына төзәтмәләр кертү буенча ачык тыңлаулар узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элек территориядә биш балалар бакчасы, ике мәктәп һәм автостоянка төзергә планлаштырылган иде. Әмма, җир массивының хуҗасы планлаштыру проекты белән килешми һәм Башкарма комитет гамәлләренә Арбитраж суды аша шикаять бирә.

"Проектны үзгәртү белән бәйле рәвештә, бер балалар бакчасына кимиячәк. Планлаштыру проектына төзәтмәләр кертүне без суд карары буенча башкарырга тиеш. Бездән прокуратура бу хакта сорый. Биредә балалар бакчасы урнаштырылмый икән, димәк парковка урнаштырачакбыз. Микрорайон халкы куллана торган күп катлы парковка урыннары булдырылачак", - дип аңлатты шәһәр төзелеше үсеше хезмәте директоры Ленар Сәлманов.

Хәзерге вакытта җир участогы хуҗасы булып "Уңайлы торак" торак төзелеш компаниясе тора. Төзелеш компаниясе әлеге территориядә ун катлы ике торак йорт төзергә планлаштыра. Ике торак йорт төзелгәннән соң халык саны 1000 кешегә артачак. Кабул ителгән планлаштыру проекты нигезендә 2016 елда микрорайон 18 142 кешегә исәпләнгән.

Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча комиссия «Челнинские известия» газетасында басылачак һәм Чаллы мэриясенең рәсми сайтында урнаштырылачак бәяләмә әзерләячәк. Әлеге беркетмә карар кабул итү өчен Башкарма комитет җитәкчесенә җибәреләчәк.

Җомга, 31 май 2019, 09:07