Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында "Әдәби ишегалды" скверында чираттагы ишегалды бәйрәме үткәрелде. «Мирный» территориясе Советы активистлары Ольга Айдимирова җитәкчелегендә һәм микрорайон активистлары уртак көче белән бәйрәм программасы, балалар өчен күңел ачу чаралары әзерләделәр һәм чәй өстәле оештырдылар.

Район халкын Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов, шәһәр Советы депутаты, "Профит" компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов, "Жилкомсервис" ИК генераль директоры Ольга Тарнаева сәламләде.

Бәйрәмдә микрорайонның иң актив кешеләрен, декоратив-гамәли сәнгать конкурсларында катнашучы балаларны билгеләп үттеләр. Иҗади чыгышлар да булды. Кичә дискотека белән тәмамланды.

Микрорайон халкы фикеренчә, бәйрәм бик күңелле узды, күршеләр бер-берсен якыннан белделәр, яңа танышулар барлыкка килде.

Җомга, 31 май 2019, 11:27