Мы в социальных сетях

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык куллануга быел июнь аеннан ук кертелә һәм ул Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә кергән төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына май ае өчен хисапны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Нәтиҗәдә, мондый мәгълүмат ай саен биреп барылачак.

"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлылык тудыру максатыннан куллануга кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен актуаль булган штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк",  – дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Җомга, 31 май 2019, 13:39