Мы в социальных сетях

Бүген Экология һәм табигатьне саклау музеенда борынгы диңгез һәм океаннарда яшәүчеләргә багышланган «Борынгы диңгез серләре»дигән уникаль күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә илебезнең төрле төбәкләрендә музей хезмәткәрләре тапкан 800дән артык экспонат тәкъдим ителгән. Бу казылма калдыклары, нигездә, Пермь мезозой эрасы чорына карый. Алар музей хезмәткәрләре тарафыннан Ульяновск шәһәре янында Иделнең уң як ярында, Чуваш Республикасында Бола елгасы үзәнендә, Рязань өлкәсендә табылган. Күргәзмәдә баш аяклы моллюскларның уникаль коллекциясен белгеч, казылмалар һәм минераллар эзләүче Роман Мишанов тәкъдим итте. Аның коллекциясендә Кырымда табылган борынгы диңгез керпеләре, аммонитларның ялтыравыклы төрләре, җир йөзендә бозлык чоры вакытында юкка чыккан борынгы агачларның фрагментлары һәм башкалар бар.

Җомга, 31 май 2019, 16:10