Мы в социальных сетях

Бүген хуҗалык җитәкчеләренә шәһәр мэры Наил Мәһдиев идарәләрнең берьюлы өч яңа башлыгын – төзелеш, мәгариф һәм мәдәният идарәләре башлыкларын тәкъдим итте.

Мәсәлән, Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы вазыйфасына Айрат Ганиев билгеләнде: «Яшь. Яхшы хезмәт исемлегенә ия. "Домкор" компаниясенең җитди әзерлек һәм яхшы мәктәбен узды. Яхшы җитештерү тәҗрибәсе, практик багажы бар. Яр Чаллы шәһәре һәрвакыт төзүчеләр шәһәре булды. Ел саен 300 мең квадрат метрдан артык торак тапшырабыз, күп санда объектлар төзибез. Кыскасы, яшь кеше өчен актив эшләргә кирәк. Минем уйлавымча, сезнең эшегездә уңышлар күп булачак», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, яңа җитәкчене тәкъдим итеп.

Элек 41нче мәктәп директоры вазыйфасын башкарган Рөстәм Хуҗин Мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгеләнде: "Тәҗрибәсе бар, бүген дә мәгариф өлкәсендә булган иң яхшы традицияләрне сез намус белән дәвам итерсез, дип ышанабыз. Без мәгариф, тәрбия, яшьләр сәясәте өлкәсендә дә алдынгы урыннарда торабыз. Бер сүз белән әйткәндә, сезнең фундаментыгыз, тәҗрибәгез яхшы. Кадрларыгыз   яхшы. Бүген 120 балалар бакчасы булса, быел аларның саны 126 га җитәчәк. Мәктәпләр-78 иде, тиздән 79 булачак. Нинди актив, нинди кешеләр булуын күз алдына китерәсезме. Шуңа күрә бик җаваплы эш. Без барысы да уңышлы булыр дигән өметләр баглыйбыз"

Мәдәният идарәсе башлыгы итеп Румиль Кәрамиев билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның февраленнән ул «Тарихи-туган якны өйрәнү музеен» җитәкләде: «Хезмәт тәҗрибәсе бар, теләге бар. Мәдәният өлкәсе мәгариф һәм төзелеш өлкәләре белән беррәттән бик мөһим. 80нән артык милләт һәм халыкның Яр Чаллы шәһәрендә яшәвен һәм бердәм эшләвен исәпкә алып, сезнең алда да җитди бурычлар тора», - дип өстәде Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 08:58