Мы в социальных сетях

Чаллыда салым инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул Чаллы Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Диана Сәгетдинова булды.

«Танылган кеше, озак еллар урынбасар булып эшләде. Чаллы шәһәренең салым инспекциясе һәр елны куелган бурычларны үтәп килә. Безнең илнең иң яхшы салым инспекцияләре исәбендә йөрде. Россия Федерациясенең иң зур инспекцияләренең берсе. Эш җиңел түгел», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә яңа җитәкчене тәкъдим итеп һәм яңа вазыйфада уңышлар теләп.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 09:22