Мы в социальных сетях

Шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм чистарту буенча чараларда 55 меңнән артык кеше, 1153 оешма катнашты, 670 махсус техника җәлеп ителде. Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләреннән тирә-юньдә тәртип саклауларын сорады: «Кайчагында ниндидер территориядә булырга оят. Игътибар белән карагыз. Төзелешне карарга кирәк, Ринат Әзһәрович. Бездә барысы да территориядә тәртип урнаштыру турындагы үтенечне хуплап бетермәде. Кайбер җирдә төзелештшә генә түгел, шәһәрнең үзәгендә дә тәртип юк. Үгетли торган вакытлар узгандыр дип уйлыйм. Эшләр күп әле, үзегезне матур докладлар белән тынычландырмагыз. Бу территорияне карап тотуга да кагыла. Бездә «Горзеленхоз», «ПАД» МУП кайда? Шәһәр эчтәлеге, зур территорияләр өчен сез җавап бирәсез. Сез яхшы эшлисез, тәҗрибәгез бар. Гомуми йортыбызда һәрвакыт тәртип булырга тиеш. Башкарылган эшләргә тиешле дәрәҗәдә ярдәм итәргә кирәк», - диде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 10:03