Мы в социальных сетях

Быел шәһәр бюджетыннан мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен өстәмә эш урыннары булдыруга 725 100 сум бүлеп бирелгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте. Бүлеп бирелгән сумма 2200 кешене эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Эшләнгән вакыт санына карап, укучыларның хезмәт хакы 2813 сумнан 4320 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Дәүләт бюджетыннан эшкә урнашуга матди ярдәм рәвешендә дүрт миллион сум акча бүлеп бирелгән. Җәйге вакытта 800 яшүсмер «Чаллы икмәге сәүдә йорты», «Чаллы Водоканалы», «КАМАЗ», «Сатурн», «КОРИБ» кебек предприятиеләрдә эшләячәк дип көтелә.

Шулай ук Рамил Хәлимов укучыларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә бүлеп бирелгән сумманы да әйтеп үтте. Әйтик, быел Чаллыда балалар ялын оештыруга 166 139 382 сум каралган, шул исәптән республика бюджетыннан – 92 500 295 сум, шәһәр бюджетыннан – 13 108 сум, әти-әниләр һәм предприятиеләрдән  – 60 530 977 сум күчерелгән. Шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларында барлыгы 18 749 кеше ял итәчәк. 47 мәктәп базасында мәктәп яны лагерьлары һәм 45 хезмәт һәм ял отряды оештырылган. Шәһәр читендәге алты сәламәтләндерү лагере ачылды: "Саулык" ("Звездный"); "Солнышко", "Крылатый"), "Росинка", "Бумажник" КБК, "Кояшкай" ("Радуга" профилакторие).

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 11:00