Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Җиңү паркында "Заман" яшьләр үзәгеннән концерт-күңел ачу программасы оештырылды. Асфальтта  "Табигатьне саклагыз" рәсем конкурсы яшь рәссамнар һәм аларның әти-әниләрен җыйды. Һәр катнашучы татлы бүләк алды.

Бәйрәм кунаклары өчен «Яшүсмер» үзәге белгечләре декоратив-гамәли иҗат, «Экологик калейдоскоп» квесты һәм уен мәйданчыклары буенча мастер-класслар үткәрделәр. "Бригантина" яшүсмерләр клубы аниматорлары кунакларның күңелләрен күтәрә алдылар. Бәйрәм дәвамында алар күңел ачтылар, биеделәр һәм импровизацияләнгән "Инстаграм" Яшүсмер" фотозонында селфи ясадылар.

Аквагримм балалар йөзенә тагын бер ямь өстәде.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 14:00