Мы в социальных сетях

Фидания Шәрияздан кызы Гыйләҗевага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы ветераны РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте.

Фидания Шәрияздан кызы Чистай районы Каргалы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган колхозында эшли. Сугыштан соң Фидания Шәрияздан кызы Чуаш Республикасының Батыр, Шыгырдан авылы мәктәпләрендә укыта.

1969 елда ул кияүгә чыга һәм Түбән Камага күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы мәктәптә укытучы булып хезмәт куя. 1995 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә.

Фидания Шәрияздан кызы 2 бала тәрбияләп үстергән. Аның бер оныгы һәм ике оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 14:27