Яр Чаллыда бүген Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына караган шәһәр һәм районнары эшмәкәрләре съезды узды. Эшлекле чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР икътисад министры Фәрит Әбделганиев катнашты. Анда шулай ук дәүләт һәм шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм районнарның ИННОКАМ кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре, финанс оешмалары, эшмәкәрлекнең иҗтимагый берләшмәләре, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае холлында катнашучылар өчен предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Әбделганиев Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен укыды. Чарада катнашучылар шулай ук "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Ирина Макиеваның видеомөрәҗәгатен карадылар.
Икътисадый үсеш турындагы нотык белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Яр Чаллыда 28 519 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, шуларның 12 455е юридик затлар өлешенә, 16064е – шәхси эшмәкәрләр өлешенә туры килә. 2018 елда МСП әйләнеше 28%ка артты һәм 205 млрд сум тәшкил итте. Бу өлкәдә Чаллының 80 меңнән артык кешесе эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 18:35