Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен приют территориясендә «Радуга» җәйге сәламәтләндерү лагере ачылды.

Балалар лагере-баланың иҗади потенциалын ачу өчен менә дигән урын. Приют карамагындагы балалар күңелле һәмуңайлы шартларда ял итәчәк, шәһәрнең мәдәни-күңел ачу учреждениеләрендә булачак, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашачак.  Лагерь сменасы ачылышында балалар өчен вожатыйлар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр, балалар үзидарәсе органы булдырдылар. Балалар үз отрядларының кызыклы исемнәрен һәм девизларын уйлап таптылар.

Җәйге лагерьда яшүсмерләр өчен "Ял һәм хезмәт янәшә яши" программасы буенча хезмәт сменасы оештырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 14 яшьтән үсмерләр приют бакча участогында эшлиләр: яшелчә һәм чәчәк түтәлләрен карыйлар, территорияне төзекләндерүдә катнашалар һәм моның өчен хезмәт хакы алалар.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 16:35