Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 73 яшендә Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, «Кама-Тракс» ТКФ генераль директоры Леонид Данилович Штейнберг вафат булды.

Леонид Данилович 1946 елның 13 сентябрендә Житомир шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. 1971 елда Казан авиация институтын тәмамлый һәм юллама буенча Яр Чаллы шәһәренә «КАМАЗ»га эшкә килә. Шул вакытта ул сугышчан комсомол дружинасын җитәкли һәм аның алыштыргысыз командиры була.

1975 елда 29 яшьлек Леонид Штейнбергны шәһәрнең Эчке эшләр органнарына ГРОВД штабының җитәкче урынбасары – штаб башлыгы вазыйфасына эшкә җибәрәләр. 1976 елда, Чаллыда Эчке эшләр идарәсе оешкан вакытта, яшь, әмма инде тәҗрибәле җитәкче Эчке эшләр идарәсе башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1989 елда подполковник чинында лаеклы ялга китә.

1990 елдан коммерцияле предприятиеләрнең җитәкче вазыйфаларында эшли. "ТАИС" СП да коммерция директоры була. 1991 елда «Кама-Тракс» транспорт-коммерция фирмасын оештыра һәм аны җитәкли.

Шәһәр һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен Леонид Данилович «Россиянең Атказанган транспорт хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» исемнәренә лаек була. 

«Мактау билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен», «Россия Эчке эшләр министрлыгының 200 еллыгы» медальләре, «Милиция отличнигы», «Россия Эчке эшләр министрлыгы» мактаулы билгеләре, «Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре», «Россия транспортының Мактаулы хезмәткәре» билгеләре, АСМАПның алтын билгесе белән бүләкләнгән, IRU – халыкара автомобиль транспорты берлегенең мактаулы дипломына ия.

Леонид Данилович һәрвакытта да башкаларга карата искиткеч мөгамәлә, киң күңеллелек, кешелеклелек белән аерылып торды. Ул Чаллының киләчәге, Бөек төзелеш ветераннары һәм үсеп килүче буын язмышы өчен чын күңелдән һәм йөрәгеннән җан атып  йөрде. Аның югары хезмәт казанышлары һәм уңышлары белән тулы героик тормыш юлы ихтирамга лаек. Ул - шәһәрнең иң яхшы улларының берсе һәм шуның өчен дә «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Чаллылылар һәм аны белгән кешеләр күңелендә Леонид Данилович Штейнберг турындагы якты истәлек мәңгегә сакланыр…

Без аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

 Мәһдиев Н.Г., Абдуллин Р. Ә., Андреева Ф. И., Әхмәтова Г. К., Кислов А. И., Галимов И. Н., Харисов В. Х.

Аның белән саубуллашу 5 июньдә 11:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 17:32