Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ятим балаларны социальләштерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, чаллылы Фидан Мөхәммәтов (рәсемдә уңнан )«Чаллы – Уфа» маршруты буенча 700 км тирәсе узарга планлаштыра. Бүген, 5 июньдә ул Азатлык мәйданыннан старт алды. Аның максаты-дистанцияне узу һәм дүрт балалар йортына барып, аларга кирәкле матди ярдәм илтү, шунда тәрбияләнүчеләр белән очрашулар оештыру. Планнарда-Баулыда, Белебейда, Стәрлетамакта балалар йортларында булу. Бөтен дистанция дәвамында чаллылыны велосипедта  аның дусты озата барачак.

Үзе ятимлек кичергән җиңел атлет ятимлек проблемасына игътибарны җәлеп итәргә тели, тәрбияләнүчеләрне рухи яктан хуплап, уңышлы тормыш мөмкин булуын күрсәтү аның максаты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Яр Чаллыда 116 фатирның 60ы ятим балалар арасыннан булган затларга милеккә тапшырылган, ә калганнары социаль наем шартнамәләре буенча кала. ТР президенты каршындагы торак фонды департаменты вәкилләре, опека һәм попечительлек бүлеге һәм гаилә коруга ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре составындагы ведомствоара республика комиссиясе тарафыннан ятим балалар арасыннан 30%ка якын кешенең асоциаль яшәү рәвеше алып барылуы ачыкланды.

Спортчыга ярдәм итәргә бүген аның якыннары һәм дуслары, шулай ук тренеры Константин Пермитин килде. Җиңел атлетны юлга җиһаз һәм экипировка белән ярдәм иткән спонсор да озатты.

Фидан Мөхәммәтов Башкортостан (Чишмә районы) авылларының берсендә туган, 5 яшендә ятим калган,  әтисе исерек килеш әнисен үтергән, бер елдан соң үзе дә төрмәдә үлгән. Фаҗигадән соң Фидан энесе белән әбисе һәм бабасы гаиләсендә яши башлый, әмма бабасы вафат булгач әбисе эчүгә сабыша.  Соңрак Чаллы шәһәренә туганнан туган апасы янына күчеп килә. Ул туганы да озакламый алкоголь куллана башлый. Аның өеннән ул энесе белән «Мәрхәмәт» балалар йортына (Чаллы шәһәре) эләгә. 9 сыйныфтан соң Фидан көллияткә укырга керә һәм ветеринар дипломы ала. Соңыннан ул тормышын кешеләрне реабилитацияләүгә багышларга карар кыла. Яр Чаллыда физкультура институтына укырга керә, аны кызыл диплом белән тәмамлый. Хәзер абруйлы фитнес-клубларның берсендә эшли, Өйләнгән, ул тәрбияли.

Узган ел Фидан Мөхәммәтов 210 км га йөгерде, ул йөгерүен ятим балаларга «Мин-ятим түгел» акциясе кысаларында багышлады. Икенче көнне иң авыры – 110 км, Зәйдән Бөгелмәгә кадәр ара булды. Өченче көнне Чаллы егете 40 км, Бөгелмәдән Баулыга кадәр араны йөгереп үтте.

Чәршәмбе, 5 июнь 2019, 08:34