Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры районнары һәм эшмәкәрләре съезды кысаларында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү турында берничә килешү имзаланды. Тиешле документларга ТР икътисад министры Фәрит Әбделганиев, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры «Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе президенты Рафинат Яруллин, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең сатып алу үзәге директоры Виктор Бурасов, шулай ук «Хайер Индастри Рус» генераль директоры урынбасары Ван Шоужун һәм "Промсвязьбанк" ГАҖ Идел Буе филиалының "Казан" операция офисы директоры Елена Сабурова кул куйды.

Дүшәмбе, 3 июнь 2019, 19:00