Мы в социальных сетях

«Мин Ватаным белән горурланам» рәсемнәр конкурсында катнашучыларны дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый учреждениеләр хезмәткәрләренең Яр Чаллы территориаль профсоюз оешмасы исеменнән бүләкләделәр. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм программасы Халыкара балаларны яклау көне кысаларында узды. 

 4-8 яшьлекләр категориясендә 5 яшьлек Марина Филонова җиңүче булды. Икенче урынны 7 яшьлек София Мурсякова, өченче урынны 8 яшьлек Азалия Миңнуллина алды. 9-14 яшьлекләр арасында беренче урынны Алисә Гомәрова (10 яшь), икенче урынны Софья Жандарова (11 яшь), өченче урынны Ләйлә Мостафина (11 яшь) яулады. Җиңүчеләрдән тыш, конкурсның башка катнашучылары да призлар белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 5 июнь 2019, 14:16