Мы в социальных сетях

Көннең икенче яртысында һәм кич белән 6 июньдә Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен һәм төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Киләсе тәүлектә автокалада алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр. 

Җил төньяк-көнбатыштан төнлә 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы  +10..+15 градус, көндез максималь һава температурасы + 23..+28 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 5 июнь 2019, 15:26