Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге һәм Haier корпорациясе арасында Яр Чаллы шәһәре территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләре турындагы Меморандумга имза куелды. Документны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Haier корпорациясе президенты Чжоу Юньцзе имзалады.

Документ кысаларында кул куючы яклар Чаллы шәһәрендә югары технологияле индустриаль парк территориясендә кер юуу машиналары җитештерү буенча заманча «Акыллы завод» булдыру проектын гамәлгә ашыру максатларында үзара файдалы хезмәттәшлек ниятен белдерделәр. Яңа җитештерү IV сәнәгать революциясе стандартларына туры киләчәк дип күзаллана.

Проект Россия  Федерациясен, Татарстан Республикасын, аерым алганда, «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеген социаль-икътисадый үстерүгә, уникаль җитештерү булыруга, төрле дәрәҗәләрдәге бюджетларга салым түләүләре керүгә, Россия Федерациясенең югары технологияле продукциясен экспортлау потенциалын арттыруга китерәчәк. Проект Чаллы шәһәре территториясендә 2019-2022 елларда гамәлгә ашырылыр дип күздә тотыла.

Фотолар Татарстан Республикасы президенты матбугат хезмәтеннән алынды

Пәнҗешәмбе, 6 июнь 2019, 08:13