Мы в социальных сетях

Сидоровка поселогында "Күршеләр көне"н бәйрәм иттеләр С - 26 йорты ишегалдында биредә яшәүчеләр өчен «Кызыл тау» мәдәни үзәгенең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы, уеннар, конкурслар, викториналар оештырылды. Мондый бәйрәмнәр бер йортта яшәүче чаллылыларга бер-берсе белән якыннанрак танышырга, алга таба аралашырга мөмкинлек бирә.

Бәйрәмдә күршеләргә ярдәм кулы сузып яки өмәдә катнашып, үзләренең йорты, якындагы сквер, парк тирәсен җыештыруга үз өлешен кертүче һәр кеше катнаша ала. Бүген Комсомол районында чираттагы күршеләр бәйрәме 32 комплекста узачак.

Бәйрәм шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов ярдәме белән «Жилкомсервис» идарәче компаниясе, "Сидоровка" территориаль иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан оештырылды.

Пәнҗешәмбе, 6 июнь 2019, 08:50