Мы в социальных сетях

Бүген «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Кытай корпорациясе президенты Чжоу Юньцзе әфәнде катнашында Haier фирма кибетен ачу тантанасы узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чжоу Юньцзеның Чаллыга визиты алдыннан Мәскәүдә "Акыллы завод" төзү турындагы Меморандумга кул куелды. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Haier Европа генераль директоры Сунь Шубао, «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа һәм «Хайер Фридж Рус» генераль директоры Ван Шоужун катнашты.

"Мин Чаллыда безнең брендшопның ачылыш тантанасында катнашуыма бик шатмын. Кичә Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы вәкиле Си Цзиньпин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчеләре һәм Чаллы шәһәре администрациясе катнашында инвестицион проектны алга таба үстерү буенча килешүгә имза салынды. Без җитештерүне киңәйтәчәкбез, технологияләр дәрәҗәсен арттырачакбыз. Яңа заводта без иң алдынгы, «акыллы» көнкүреш техникасын җитештерәчәкбез, ул шәһәр, республика һәм ил халкының ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк. Акыллы буынны үстерү, күбрәк эш урыннары булдыру өчен «акыллы» заводлар булдырачакбыз", - диде Чжоу Юньцзе.

Ринат Абдуллин Кытай Халык Республикасыннан килгән мәртәбәле кунакларны сәламләде: «Яр Чаллы – үсеп килүче яшь шәһәр. Узган атнада без каркас кабина заводын Daimler немец компаниясе белән берлектә ачтык. Сентябрь аенда кер юу машиналары җитештерү буенча завод ачарга планлаштырабыз. Шәһәрдә мондый динамика чит ил инвестицияләре ярдәмендә башкарыла. Бу безнең шәһәр үсеше өчен яхшы этәргеч бирә», - дип билгеләп үтте ул.

Тантаналы өлештән соң кунаклар кибет белән танышып йөрделәр, анда суыткычларның, телевизорларның, кер юу машиналарының соңгы модельләре, шулай ук Haier компаниясенең телефоннары, ноутбуклары тәкъдим ителде.

Беренче сатып алучылар мәртәбәле кунаклар кулыннан бүләкләр алдылар.

 «Сити Молл» сәүдә үзәгендә Haier компаниясенең фирма кибете ике ел элек ачылган иде.

Пәнҗешәмбе, 6 июнь 2019, 13:24