Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Мөслимә Шәрип кызы Гыйззәтова – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул ТАССРның Ютазы районы Яңа Каразирәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Бу авылда җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында үгез белән җир сөргән, чәчкән, басуда эшләгән, уңыш җыя. 1948 елда авылдашы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Махасин Гаффият улына кияүгә чыга, ике балалары туа. Мөслимә Шәрип кызы гомере буе туган авылы колхозында эшләп лаеклы ялга чыга. 2016 елдан Мөслимә Шәрип кызы Яр Чаллыда яши. Юбиляр "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов һәм ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Пәнҗешәмбе, 6 июнь 2019, 14:05