Мы в социальных сетях

Haier корпорациясе президенты Чжоу Юньцзе Яр Чаллыда бер көнлек эш визиты белән. Ул шәһәр территориясендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Чаллы шәһәре һәм Haier корпорациясе арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләре турындагы меморандумга кул куйганнан соң безнең шәһәргә килде. Документка, Чжоу Юньцзадан тыш, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев кул куйды.

Чжоу Юньцзе ремонттан соң брендлаштырылган кибет ачылышында катнашты. Моннан тыш, ул суыткычлар җитештерү заводында булды.  Җитештерү процесслары буенча хисапны "Хайер Фридж Рус" директоры Ван Шоужун тәкъдим итте. Заводта президент суыткычлар заводы менеджерлары белән очрашты. 

Визитның аерым пункты итеп Haier индустриаль паркы билгеләнде, аның территориясендә хәзер кер юу машиналары җитештерү буенча завод төзелеше бара. Хезмәткәрләр мәйданчыкны күрсәттеләр һәм индустриаль парк төзелеше планнары буенча хисап тоттылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кер юу машиналары җитештерү заводын эшләтеп җибәрү бу көзгә планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе, 6 июнь 2019, 17:16