Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән Яр Чаллыда "Иң яхшы балалар табибы" халыкта танылу алу конкурсы үткәрелә. Конкурс ел саен медицина хезмәткәре көне алдыннан оештырыла. Быел ул 20 майда «Челнинские известия» газетасы битләрендә старт алды. Беренче этап барышында шәһәрдәшләр Яр Чаллыиң иң яхшы  педиатры исеменә лаек булырлык кандидатларны тәкъдим итәләр. Икенче этап – тавыш бирү, аңа чаллылылардан иң күп тавыш җыйган  участок табиблары уза. Конкурста җиңүчегә Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум күләмендәге премиясе тапшырыла.

«Мин барлык чаллылыларны да шәһәребез педиатрларына игелекле сүз белән ярдәм итәргә чакырам! Конкурс барышында һәркем иң шәфкатьле, зирәк, изге күңелле, үз эшенең остасы булган балалар табиблары турында сөйли ала. Алар сабыйларыбызның сәламәтлеге турында кайгырталар, безнең белән бергә төннәр йокламыйлар. Балалар табибларына ярдәм итү өчен сезнең фикерләрегезне, видеороликларны һәм фотосурәтләрегезне түземсезлек белән көтәм, чөнки аларның авыр хезмәтләре өчен төп бүләк - сабыйларның һәм аларның әти- әниләренең яхшы сүзе һәм рәхмәте», - ди Әлфия Когогина.

Тавыш бирү 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрне бүләкләү 13 июньдә Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итү барышында булачак.

Шимбә, 8 июнь 2019, 11:33