Мы в социальных сетях

Бүген Габдулла Тукай исемендәге яр буенда "Чаллы – Санкт-Петербург – Сарапул" телекүпере узды, аның кысаларында чаллылылар Сарапул шәһәренең "Шәһәр буйлап атла" ("Прошагай город") проекты эстафетасын тапшырды. Күршеләрне сәламләргә проектның велоквестында катнашучылар, «WorldSkillsRussia 2019» яшь профессионаллар VII милли чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар, Дакар раллиенда 16 тапкыр җиңүчеләр - «КАМАЗ» - мастер командасы, "Шатлык" 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җыелды. Чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты. Шулай ук телекүпернең онлайн-трансляциясе вакытында тамашачылар, шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең мөрәҗәгатен тыңладылар, автокала башлыгы хәзерге вакытта Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева белән Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша.

Төньяк башкаладан телекүпердә катнашучыларны Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, "Шәһәр буйлап атла" акциясенә Россиянең 30 шәһәре кушылган, планда - проектны илнең 90 шәһәрендә тормышка ашыру.

Алып баручылар-Фәрхәд Латыйпов һәм Лилия Мортазина Яр Чаллыда оештырылган "Шәһәр буйлап атла" проекты турында кыскача сөйләделәр, ә аннары бергәләп проектны Сарапулга тапшырдылар. 

 "Шәһәр буйлап атла" Моношәһәрләр Фондының федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында автокалада экскурсия велоквесты оештырылды. Чаллылылар махсус маршрут буенча 25 км үтеп, 100дән артык объектны картага теркәп барды, алар туристларга һәм кунакларга кызыклы булырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 6 июнь 2019, 17:37