Мы в социальных сетях

Казанда республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, федераль максатчан программаларда һәм милли проектларда катнашу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина очрашу нәтиҗәләрен шәрехләде: «Татарстан Республикасында 17 эшче төркем булдырылган, аларның һәркайсын Дәүләт Думасы депутаты җитәкли. Составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кергән эшче төркемнәр эшчәнлеген координацияләүне һәм гомуми җитәкчелекне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гамәлгә ашыра. Дәүләт Думасы депутатларының тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән хезмәттәшлеге моделе икътисад һәм социаль өлкәне үстерү, инфраструктураны модернизацияләү һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын үстерү өчен нәтиҗәле чаралар җәлеп итәргә ярдәм итә. Быел республикада федераль бюджеттан 61,1 млрд сум күләмендә лимитлар расланган. Бүгенге көндә 28,8 млрд сум кергән, шуларның 5,2 млрд сумы – «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылыгын арттыру» дәүләт программасы һәм мин кураторлык иткән Сәнәгатьне үстерү фонды программалары буенча. Моннан тыш, шуны да искә төшерәсем килә: Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары һәм монопрофильле муниципаль берәмлекләрне үстерү буенча эксперт советы рәисе буларак, моношәһәрләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм әлеге өлкәдә законнарны эшләп бетерү бурычы өстендә тыгыз эш алып барам. Бер мандатлы депутат буларак, мин округны үстерү белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга тиеш. Аерым алганда, күптән түгел без республика хезмәттәшләре белән зур җиңү яуладык – агымдагы елга федераль бюджет параметрларын үзгәртү кысаларында төзәтмәләр кертә алдык, шуның нәтиҗәсендә Чаллы быел ук онкодиспансер, йөзү бассейны төзүгә, татар драма театрын реконструкцияләүгә федераль бюджеттан өстәмә миллиард сумнан артык акча алачак. Республиканың милли проектларда, дәүләт һәм федераль максатчан программаларында максималь катнашуына юнәлдерелгән уртак эшебез дәвам итәр дип ышанам».

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы 23 дәүләт һәм 7 федераль максатчан программада катнаша. 2019-2021 елларда республикада аларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд сум акча юнәлдереләчәк, шулардан федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар – 34 млрд сум, ТР бюджеты акчасы-10,6 млрд сум тәшкил итә.

Җомга, 7 июнь 2019, 09:18