Мы в социальных сетях

23 июньдә Орган залы каршындагы мәйданда дүрт меңгә якын чаллылы Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Хәтер шәме" акциясенә кушылу өчен җыелачак. Әлеге мәйданчыкта чараны "Орион" яшьләр үзәге оештыра. Автокалада яшәүчеләр акциягә 7:30дан 21:30га кадәр кушыла алачак. Моннан тыш, 23 июньдә шәһәрдәшләребез "КАМАЗ" мәдәният сарае каршындагы мәйданда 7:30дән 21:30га  кадәр узачак "Россия балалары" Бөтенроссия профилактик акциясендә катнаша ала. Территориядә 2500 кеше катнашында әлеге чараны "Яшүсмер" клубы оештыра. Боровецкий бульварында бу көнне Халыкара наркотик чараларының законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган акция узачак. 7: 30дан 21:30га кадәр үтүче акциядә 1500 кеше катнашыр дип көтелә. Чараны "Орион" яшьләр үзәге оештыра. Әлеге акцияне шулай ук Габдулла Тукай яр буенда оештырылачак, анда 2500 кеше җәлеп ителәчәк. Биредә чараны "Диалог" психологик-педагогик ярдәм үзәге, шулай ук "Ашыгыч психологик ярдәм үзәге" белгечләре оештыра. Шишкинский бульварында укучы һәм студент яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге "Студентларның хезмәт отрядлары наркотикларга каршы" акциясен үткәрә. Анда 7:30дан 21:30га кадәр автокаланың 2500 студенты катнашачак. Яр буе паркы мәйданында "Шатлык" яшьләр үзәге "Наркотикларсыз тормыш" мәдәни-күңел ачу программасын әзерләде. Акциягә 2500 чаллылы кушылыр дип көтелә.

Энтузиастлар бульварында 23 июньдә чаллылыларны граффити фестивале көтә. Чарада 2500 кеше катнашачак. Ул 7:30дан 21:30га кадәр "Нур" яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелә.

Җомга, 7 июнь 2019, 09:06