Мы в социальных сетях

Шишкин бульварында Үзәк китапханә системасының 6нчы филиалы – Автозавод районы администрациясе белән берлектә оештырылган "Пушкин юлларын укыйбыз" иҗади уку фестивале узды. Чарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр халкы катнашты. Шишкинский бульварындагы фестиваль киң программаны үз эченә алды һәм шагыйрь иҗатына гашыйк төрле буын вәкилләрен берләштерде. Балалар бик теләп Александр Сергеевич Пушкин әкиятләре буенча төзелгән «Могҗизалар бар...» әкият лотосында уйнадылар, иҗади викторинада, «Шагыйрьнең яраткан пирогы» интеллект - тамашасында һәм «Тылсымлы Пушкин илендә» китап күргәзмәсендә катнаштылар.

Китап сөючеләр буккроссингта катнашып, үз китапханәләрен тулыландыра алдылар. Пушкин чоры атрибутикасы белән фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотозон оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальнең барлык кунаклары Александр Сергеевич Пушкинның шигырьләрен бергәләп укыдылар.

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә беренче урынны 74 нче «Айсылу» балалар бакчасында тәрбияләнүче Әмирә Минһаҗетдинова алды, икенче урынга 52 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Сәгъдиева, өченче урынга 97 нче «Пчелка» балалар бакчасыннан София Воронина лаек булды.

6 нчы балалар музыка мәктәбе җырчылары һәм иҗат коллективларының концерт номерлары, Балалар хореография сәнгате мәктәбенең «Яз» үрнәк ансамбле һәм «Бостон» өлкән буын бию төркеме тамашачыларга концерт программасы бүләк итте.

2011 елдан башлап 6 июньдә илебез Пушкин көнен һәм рус теле көнен бәйрәм итә. Быел Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуны бәйрәм итәбез. Пушкинга мәхәббәт безне балачактан озата килә. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителә.

Җомга, 7 июнь 2019, 10:03