Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7-10 июнь көннәрендә 22:00дән 00:00 сәгатькә кадәр Рәис Беляев һәм Мәскәү проспектлары киселешендә «Гренада» паркы ягыннан трамвай юллары ябылачак, шулай ук Халыклар дуслыгы проспекты белән кисеше алдыннан Тынычлык проспекты буенча автомобиль юлы ябык булачак. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр хәрәкәт вакытында әлеге чикләүләрне исәпкә алуны сорала. Юллар 2 этапта ябылачак. 1 этап – 8 июньнән 15 июньгә кадәр ГЭС бистәсе юнәлешендә; 2 этап – 17 июньнән 24 июньгә кадәр Яшьлек проспекты юнәлешендә.

Моннан тыш, 210нчы  җылылыкүткәргечен ремонтлау белән бәйле рәвештә, 8-15 июнь көннәрендә Тынычлык проспекты буенча Халыклар дуслыгы проспектыннан алып Академик Королев урамына кадәр автотранспорт хәрәкәте ябык булачак.  Бу участокта «Татэнерго» АҖ филиалы - Чаллы җылылык челтәрләре юл катламын ачуны башлый. 16 июньдә юлның әлеге участогында хәрәкәт торгызылачак.

Җомга, 7 июнь 2019, 10:18